Сабантуйга бүләкне бездә шулай җыялар (ФОТОЛАР)
Кичә, 28 июнь көнне район үзәгендә һәм авылларда яшәүче мөслимлеләр сабан туена бүләк җыйды. Милли костюмнардан киенгән егет-кызлар, кулларына гармун, сөлге таяклары тотып, һәркемне бу традиион чарада катнашырга чакырды. Бик күпләр бүләк җыючыларга кушылып җырлап-биеп алды. Фотога төшүчеләр дә күп булган. Игътибарыгызга әлеге күңелле мизгелләрдән ФОТОЛАР тәкъдим итәбез.
Нет комментариев