Сабантуй мөбарәк булсын!
Яңалыклар

Сабантуй мөбарәк булсын!

Район башлыгы, рай­он Советы рәисе Альберт Хуҗин мөслимлеләрне һәм җирлегебез кунакларын милли бәйрәм – Сабантуй һәм Россия көне белән котлады.

Анда мондый юллар бар: “Россия көне – илебездәге барлык милләтләр өчен дә уртак. Һәрберебезнең ты­рышлыгы нәтиҗәсендә Россиянең зурлыгы һәм көче күренә”.

“Сабантуй үткәннәргә кире кайтара, туган җиргә мәхәббәтне, гореф-гадәтләргә хөрмәтне искәртә. Игенчеләребезнең фидакарьлеге нәтиҗәсендә чәчү тиешле югары­лыкта үтте, көзге уңышка яхшы нигез салынды. Хөрмәтле игенчеләргә һәм авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтемне белдерәм. Мөслимебезнең үсеше, киләчәге өчен тынгысыз хезмәт ку­ючы һәркемнең эшчәнлеген юга­ры бәялибез. Сабантуй барчабыз­га онытылмас тәэсирләр бүләк ит­сен, аралашу, милли традицияләр белән танышу мөмкинлеге бирсен. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек телим!”

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев