Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рүзиләдән – самса

Итле камыр ризыкларын кем генә яратмый икән?! Алар арасында самса аерым урын алып тора. Аны Мөслимдә яшәүче Рүзилә Зариповадан да тәмле итеп пешерүче юктыр. 

Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен 250 мл җылы су, 5 г тоз, ярты кг он, майлау өчен эретелгән акмай кирәк. 
Әзерләү тәртибе: ингредиентларның барысын бергә кушып, камыр басабыз һәм ярты сәгатькә ял итәргә калдырабыз. Аннары, тигез өч өлешкә бүлеп, һәрберсен юка итеп җәябез дә акмай сылыйбыз. Җәемнәрне берсе өстенә берсен каплап, рулет итеп төреп, 30-40 минутка туңдыргычка куябыз. 
Эчлек өчен вак итеп туралган сыер, тавык ите яки фарш (500 г), 3-4 баш суган, уртача зурлыктагы уылган өч бәрәңге, тәменчә тоз, борыч, кунжут һәм зира алына. Зира үзенә күрә бер тәм өстәячәк. 
Камырны туңдыргычтан алып, кисәкләргә бүләбез дә, һәр кисәкне җәеп, эченә әзер эчлекне салып самсалар ясыйбыз, йомырка сарысы белән майлап, өстенә кунжут сибәбез. 
200 градуска кадәр җылытылган духовкада 30-40 минутлап пешерәбез. 
Тәмле булсын! 

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев