Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов "ТР шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре" китабын тәкъдим итүдә катнашты

Китап ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә басылып чыкты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корстон» да узган «Татарстан шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре» өч томлы басмасын тәкъдмр итүдә катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында ике дәүләт телендә-рус һәм татар телләрендә чыга. Басманың тиражы 1 мең  тәшкил итә.

Уникаль хезмәт Татарстан тарихын аның шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре вазыйфаларын башкарган 1124 кешенең язмышы призмасы аша ача. Шулай итеп, китапка сәяси репрессияләргә дучар ителгән җитәкчеләр, ТАССР партиясенең Җиңү Парадында катнашкан дүрт секретаре кертелде. Китап узган гасырның 20 нче елларыннан бүгенге көнгә кадәр чорны үз эченә ала.

"Әйтик, төрле елларда республика территориясендә 119 район бар иде, шуларның 66сы бетерелде яки үзгәртеп корылды», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Басмада бик күп архив фотосурәтләре тупланган.

Китап өстендә эш ике ел дәвамында алып барылды, дип билгеләп үтте ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров. Бу вакыт эчендә ил төбәкләре, шулай ук Беларусь, Украина һәм башка илләргә 100 дән артык мөрәҗәгать җибәрелгән, ветераннар һәм аларның якыннары белән 700дән артык очрашу үткәрелгән.

Китап Татарстан тарихын һәм шәһәр һәм район җитәкчеләре турындагы истәлекне саклап калу өчен, китапханәләргә һәм музейларга җибәреләчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проект коллективына шушы ике ел эчендә башкарылган зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул фикеренчә, басмага ихтыяҗ зур булачак, шуңа күрә аны электрон форматка да күчерергә кирәк. Бу аның белән теләгән кешеләрнең күбесенә танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, презентация вакытында Рөстәм Миңнеханов әлеге хезмәтнең фәнни редакторы Индус Таһировны ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләде . Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/official/17-12-2020/minnihanov-prinyal-uchastie-v-prezentatsii-knigi-rukovoditeli-gorodov-i-rayonov-rt-5793314

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев