Россия көнендә "VK очрашу урыны" мультимедиа проекты Казанны илнең 9 шәһәре белән тоташтырачак
10 июньнән 19 июньгә кадәр VK Россия көненә багышланган проект оештыра.
Россиянең ун шәһәрендә "VK очрашу урыны" мультимедиа порталлары урнаштырылачак, алар халыкка реаль вакыт режимында аралашырга мөмкинлек бирәчәк. Казанда инсталляция Кремль яр буенда урнашачак.
VK Россиянең ун шәһәре урамнарында экраннар белән конструкцияләр урнаштырачак, аларны бер-берсе белән тоташтырачак. Үтеп баручылар башка шәһәрләрнең тормышын күрә һәм реаль вакыт режимында халык белән аралаша алачаклар. Видеоэлемтә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Владивосток, Екатеринбург, Калининград, Красноярск, Новосибирск, Ростов-на-Дону һәм "Сириус" федераль территориясен тоташтырачак.
Мультимедиа порталлары тәүлек буе эшләячәк, ә шәһәрләр чират буенча бер-берсен алыштырачак. Әйтик, Казан халкы иртән Владивосток халкы белән аралаша, ә кичен Санкт – Петербург тормышын күзәтә һәм Исаакий соборына караган матур фотографияләр ясый алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев