Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия көне белән!

12 июнь – Россия көне. Бу бәйрәмнең бар¬лыкка килү тарихы календарьда кызыл белән билгеләнгән башка даталар кебек үк кызыклы.

Әлеге көнне Россиянең туган көне дип тә атап йөртәләр. 1990 елда Россия Совет Феде­ратив Социалистик Республикасының берен­че халык депутатлары съезды Республиканың дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. Ике елдан соң РСФСР Югары Со­веты 12 июньне дәүләт бәйрәме – Россия Федерациясенең Дәүләт суверенитеты турын­да декларация кабул ителгән көн дип игъ­лан иткән. 1994 елда Россия Президенты Ука­зы белән 12 июнь Россия Федерациясенең Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн – дәүләт бәйрәме дип игъ­лан ителә. Башта бу бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип йөртелә башлый. Бүген инде шушы дәвердә дәүләтнең нинди үзгәрешләр кичерүе күз алдында. Россия көне – яшь буында патриотизм хисе тәрбияләргә тиешле төп бәйрәмнәренең бер­се. Бәйрәмнең асылы бик гади – милләтләр бердәмлеге һәм илебез киләчәге өчен барыбызның да җаваплы булуы. Статистика мәгълүматларына күз салсак, хәзерге вакыт­та Россиядә 171 телдә сөйләшүче 193 милләт вәкиле яши, мәктәпләрдә 89 милли телдә бе­лем бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев