«Россия - бердәмлек белән ныклы!»
Яңалыклар

«Россия - бердәмлек белән ныклы!»

Чарада ил тарихын, дәүләт бәйрәмнәренең әһәмиятен, символикасын искә төшерделәр.

2 ноябрь көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан " Россия -бердәмлек белән ныклы!» дип аталган мәгълүмати-танып белү чарасы узды. Үзәкләштерелгән район китапханәсе белгечләре Миләүшә Кашапова һәм Гөлсирә Вафина  бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмә үткәрделәр, «4 ноябрь - нәрсә ул?» дигән презентация күрсәттеләр, бәйрәм тарихына багышланган китаплар белән таныштырдылар.
Чара күңелле узды, өлкәннәребез бик канәгать калдылар, иң мөһиме туган ил тарихын, дәүләт бәйрәмнәренең әһәмиятен, символикасын искә төшерделәр.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев