Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роботлар ярышы

«Битва роботов» ярышына 11 шәһәр һәм районнан йөздән артык катнашучы килде

11 ноябрь көнне  Яр Чаллы шәһәрендә узган "Битва роботов" регионара  ярышына 11 шәһәр һәм районнан (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Актаныш, Азнакай, Минзәлә, Әгерҗе, Балык бистәсе, Хуҗәмәт, Мөслим) йөздән артык катнашучы килде. Бу чарада Мөслим районы данын "Мәктәптән тыш эшләр" үзәгенең "Мобильная робототехника" һәм "Инженерлык конструкторлаштыру" берләшмәләренә йөрүче укучылар якладылар. Олы яшьтәгеләр группасында автоном роботлар категориясендә  Инсаф Камалетдинов  2нче, Айзат Сәхипгәрәев  3нче урынга лаек булдылар. Кече яшьтәге катнашучылар группасында автоном роботлар арасында 2нче, идарә ителә торган роботлар арасында 3нче урынны Илья Лошкарев яулады. Призлы урынны алучылар оештыручыларның  грамоталарына һәм бүләкләргә ия булдылыр.
Укучыларны ярышларга әзерләгән өчен педагоглар  - Аяз Бәдртдинов һәм Лилия Бәдртдиновага  рәхмәт хаты тапшырылды.

Фотолар - Мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев