Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт хатлары тапшырылды

Чараның семинар өлеше авыл мәчетендә узды.

Мөслим мөхтәсибәтеннән килгән хәбәргә караганда, бу атнада Олы Чакмак авылында районыбыз имамнарының чираттагы җыелышы узды. Катнашучылар ремонт үткән мәдәният йортын карадылар, мәктәп эшчәнлеге белән таныштылар. Чараның семинар өлеше авыл мәчетендә узды. Гошер сәдакасы җыюга нәтиҗәләр ясалды.

Иң актив катнашкан мәхәлләләр халкына һәм имамнарына - Яңа Карамалы авылы мәхәлләсе халкына һәм имамы Хисам хәзрәт Габдрахмановка, Тугаш авылы мәхәлләсе халкына һәм имамы Таһир хәзрәт Шакировка, Баланлы авылы мәхәлләсе халкына һәм имамы Җәмил хәзрәт Газымовка мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X