Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашыбызга 100 яшь!

Бүген райондашыбыз 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.


Бүген Кабчаева Хәбибҗамал Мулламөхәммәт кызы 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Күпләр аны Мөслимдә төзелеш оешмасын булдыруга зур өлеш керткән кеше буларак белә. Хәбибҗамал апа эле бүген дә  үз янына эшчеләр туплаганын, икешәр чиләк цемент күтәреп йөргән вакытларын яхшы хәтерли.
Аны олуг гомер бәйрәме белән район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрик итте. Ул Россия һәм Татарстан Президентларының котлау хатларын укыганда юбилярыбызның күңеле шаккату һәм горурлык белән тулды.
Хәбибҗамал апа бер гасырлык гомер юлы үтсә дә, бүгенге көнгә кадәр сүнмәс оптимизм һәм тормыш ныклыгы үрнәге күрсәтә. Аңа хөрмәт күрсәтергә килгән күп санлы кунакларына  киңәшләрен дә бирә.
Хәбибҗамал апа Кабчаеваны зур юбилее белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев