Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район ветераннар Советы утырышы

Бүген район ветераннар Советының чираттагы утырышы узды.

Район хакимиятенең актлар залында ветераннар оешмаларының җыелышы узды. Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә узган Ветераннар советы утырышында бер еллык эшкә йомгак ясалды.

Утырыш “Рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм гражданлык патриотизмын тәрбияләүдә ветеран оешмаларының эшчәнлеге” исеме астында үтте.

Җыелышта чыгыш ясаучылар да, залда урыннан торып үз фикерен җиткерүчеләр дә шактый булды. Ике сәгатьтән артык сузылган җыелышның рәсми өлешеннән соң бүләкләү мизгелләре дә булды.

Тойгелде авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Равил Минһаҗев “Татарстан республикасында ветераннар хәрәкәтен җәелдергән өчен” ТР ветераннар советының иң югары бүләге – Мактау билгесенә лаек булды. Актив җәмәгать эшчәнлеге, ветераннар хәрәкәтен җәелдерүдәге хезмәтләре өчен район ветераннар советы рәисе урынбасары Әлфия Измайлова ТР ветераннар советының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Район ветераннар хәрәкәтен җәелдерүдәге хезмәтләре һәм рухи мәдәни эшчәнлеге өчен Мәлләтамак авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Әнвәр Шәмсетдиновка – район ветераннар советының Мактау кәгазе, Олы Чакмак авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Дилбәр Сәлимова 65 яшьлек юбилее уңаеннан район ветераннар советының котлау хатына лаек булды.

Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев