Реклама
Яңалыклар
Путин: Җиде яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә 5әр мең сум акча түләячәкләр
Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Россиядә җиде яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә 5әр мең сум акча түләячәкләр. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Без балаларыбызга кечкенә бүләк ясарбыз дип килештек. Җиде яшькә кадәрге балалар булган гаиләләргә 5әр мең сум түләрбез. Җиде яшькә кадәрге балалар булган гаиләдә һәр балага», - диде Путин.
Түләү турындагы карар алдыннан дәүләт башлыгы РФ хөкүмәте һәм Россия Президенты администрациясе белән киңәшләште.
«Бәйрәм — Яңа ел, киләчәккә өметләр белән бәйле, шул ук вакытта бүгенге кыенлыклар белән дә», - дип билгеләп үтте Президент.
Балалары булган гаиләләр өчен өстәмә түләүләр 2020 елның 1 гыйнварыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча кертелгән. Республика бюджетыннан бу максатларга 77 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле барлык күп балалы гаиләләрне балалар бакчасы өчен түләүдән азат иткәннәр. Шулай ук керем яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә өч яшькә кадәрге балага ел саен дару алу өчен 10 мең сум күләмендә электрон сертификатлар биреләчәк. Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен бу елдан башлап гаиләнең һәр әгъзасына керемне яшәү минимумына кадәр җиткерү өчен пособие кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев