Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Программалаштыру курслары

Информатика белән кызыксынучы VIII-XI сыйныф укучылары программалаштыру буенча бушлай ике еллык өстәмә курслар уза алачак.

Укучылар 36 академик сәгать буена дүрт модульдән торган программа нигезендә шөгыльләнәчәк. Программалаштыру курслары математика һәм информатика буенча төп мәктәп программасына өстәмә булачак. Бу укучыларга мәктәптә үк беренче IT-һөнәр үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Курслар ике ел дәвам итәчәк. Аны дистанцион технологияләр кулланып – онлайн һәм төбәк белем бирү мәйданчыкларында офлайн форматында үтәргә мөмкин.
Беренче этапта программалаштыру буенча бушлай курсларны 100 мең укучы узар дип көтелә. Өч еллык федераль бюджетта курслар өчен 6,8 миллиард сум акча каралган. Үткән ел әлеге проект сынау рәвешендә узса, хәзер ул бөтен илгә җәелдереләчәк.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев