Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Профилактик әңгәмә үткәрделәр

Участок полиция хезмәткәре Вячеслав Ильясов һәм Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов белән интернат-мәктәптә белем алучы яшүсмерләр белән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Укучылар белән «экстремизм» һәм «террорчылык» төшенчәләре буенча фикер алыштылар.

Әңгәмә яшүсмерләрнең экстремистик кәефләргә юл куймый торган тотрыклы тормыш позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Дискуссия вакытында анда катнашучылар аралашу күнекмәләре алалар, нәтиҗә ясарга һәм үз карашларын якларга өйрәнәләр. ​Моннан тыш, мондый очрашулар тәрбияви аспектка да ия. Төп бурыч - балигъ булмаганнарның экстремизмга тискәре карашын, үсеп килүче буынның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру.

Вячеслав Ильясов белдергәнчә, Россиядә тыелган радикаль оешмаларга яңа кешеләрне төрлечә җәлеп итәләр. Интернет челтәрендә бу эш аеруча актив бара. Бу алымның популярлыгы явыз ниятле кешеләрнең аудиторияне җиңел табуы белән аңлатыла. Шулай ук нәкъ менә яшүсмерләр Интернетның мультимедиа мөмкинлекләреннән, шул исәптән мессенджерлардан актив файдаланалар.

Очрашу ахырында укучыларга экстремистлар йогынтысына эләкмәс өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында киңәшләр бирелде, шулай ук шәхси фотоларны, язмаларны һәм башка материалларны карау мөмкинлеген чикләргә кирәклеге әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев