Пляжга рәхим итегез
Яңалыклар

Пляжга рәхим итегез

Су коенырга яратучылар өчен Мөслимдә махсус пляж да бар.

“Кояшлы Ык” ял зонасындагы пляж рәсми рәвештә эшли башлады. Пляжга керер өчен Кооператив урамының иске автовокзал каршындагы тыкрыктан төшәргә кирәк. “Пляжны төзекләндерү өчен ел саен һәр районга федераль бюджеттан акча бүлеп бирелә. Пляжлар каралган булырга, киртәләнергә тиеш. Без судагы мәйданның бер өлешен махсус калкавычлар белән бүлеп алдык. Пляжны ачканчы, Яр Чаллыдан водолазлар килеп, су астын тикшереп чыкты. Су төбе чиста, куркыныч тудырырлык предметлар юк. Үзебезнең матрослар өч-дүрт көн саен төпне тикшереп чыга”, – ди “Яшьлек” спорт һәм сәламәтләндерү комплексы җитәкчесе Шамил Мадъяров.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев