Пенсия тупланмаларын алдан алып була
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәтеннән хәбәр итүенчә, пенсия тупланмалары средстволарын түләүне картлык буенча иминият пенсиясен билгеләгәнче сорарга була.
– Элек пенсия тупланмалары средстволары гомуми кагыйдә нигезендә гражданин картлык буенча иминият пенсиясен билгеләүгә хокук алгач кына түләнә иде. 2019нчы елның 1 гыйнварыннан законнар үзгәрү сәбәпле, картлык буенча иминият пенсиясен алуга хокук бирүче яшь тә этаплап арта. Ә пенсия тупланмалары средстволарын алуга хокук бирүче яшь үзгәрми, – дип аңлатты Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. – Элеккеге кебек үк, пенсия тупланмалары средстволарын алу өчен билгеле яшькә җитүдән тыш, минималь пенсия коэффициенты (2020 елда ул 18,6ны тәшкил итә), иминият стажы (2020 елда – 11 ел) һәм (яисә) картлык буенча иминият пенсиясенә хокук өчен кирәкле махсус стаж булу шарт.
Димәк, пенсия яше җиткәч лаеклы ялга чыгучы гражданнар (ир-атлар – 65 яшьтән, хатын-кызлар – 60 яшьтән) пенсия тупланмаларын түләүне сорап 60 һәм 55 яшьтә мөрәҗәгать итә ала. Пенсия тупланмалары средстволарын түләүне сорап әлеге средстволар формалаштырылган оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк: Россия Пенсия фондына яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондына, диләр клиентларны кабул итү хезмәте белгечләре. Пенсия тупланмаларының кайда формалаштырылуын Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта белергә мөмкин.
Мөнирә Арсланова.
Фото - Pixabay.com
Нет комментариев