Памп-трек мәйданчыгы ачылды
Яңалыклар

Памп-трек мәйданчыгы ачылды

Республика көне уңаеннан Мөслимдә спорт паркында памп-трек мәйданчыгы ачылды.

“Парклар һәм скверлар” программасы нигезендә спорт паркының быел икенче чираты төзелде. Быел анда памп-трек мәйданчыгы эшләнде. Бүген әлеге мәйданчык кулланылышка тапшырылды. Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР буенча медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов катнашты. Яр Чаллы шәһәренең батут үзәге директоры Олег Москаев балаларга мастер-класс та күрсәтте.

Наилә Сәлахова фотосы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев