Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Онытырга хакыбыз юк

Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы 27 миллион кешесен югалткан.

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында Бөек Ватан сугышында һәлак бул­ганнарны искә алдылар. Әлеге чарада район башлыгы Аль­берт Хуҗин, оешма-предприятие җитәкчеләре, ветераннар катнаш­ты.

Моннан 81 ел элек – 1941нче елның 22 июнендә СССРга фашистлар Герма­ниясе һөҗүм итә. Сугыш афәте һәр йортның ишеген шакый.

– Илебезне илбасарлардан саклау өчен Мөслим районыннан 8300дән ар­тык кеше фронтка китә. Аларның яр­тысыннан артыгы яу кырында ятып кала. Туган җиребезгә әйләнеп кайт­кан 3100 совет солдаты арасында, ба­тырлык үрнәкләре күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исемен алган райондаш­ларыбыз да бар. Алар – Илдар Манна­нов, Гыймазетдин Вәҗетдинов, Петр Днепров, I, II, III дәрәҗә Дан орденна­ры кавалеры Бадыйк Салихов.

Бу көнне без яу кырында ятып кал­ган, хәбәрсез югалган райондашлары­быз белән бергә тылда хезмәт куйган­нарны, ачлыктан вафат булганнарны да искә алабыз.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан уз­ган тантаналы чарада район башлы­гы Альберт Хуҗин, Мөслим һәм Сар­ман районнары буенча хәрби комис­сар Дажгын Гасанов чыгыш ясады. Халык язучысы Фоат Садриев Бөек Ватан сугышы китергән михнәтнең, бизмәннәр белән үлчәп булмаган авырлыкның китапларда тасвирла­нуын билгеләп үтте.

– Еллар уза, ләкин сугыш китергән михнәтләр, газаплар онытылмый. Дөньяга яңа буын килә. Яшь буын бабаларыбызның батырлыгы турын­да китаплардан укып, кинолардан гына күреп белә. Шулай булып кал­сын да. Елдан-ел сафлары кими бар­ган ветераннар – тере хәтер, – диде Фоат Садриев.

Чарада катнашучылар илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондаш­ларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, соңыннан мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

Хәтер һәм кайгы көнендә “Хәтер шәме” гомуммилләт акциясе дә уза. Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргәннәр истәлегенә төнлә бөтен Россиядә шәмнәр кабына. Бу көнне мөслимлеләр дә Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплек­сында кичке сигездә Хәтер шәмен кабызды.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев