Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Онлайн форматта очрашу

Гриппка каршы вакцина эшләүче Павел Вандышев белән онлайн форматта очрашту үтте.

«Ультрикс Квадри» гриппка каршы вакцинасын эшләүче Павел Вандышев Мөслим районы башлыгы, җитәкче состав, медицина һәм мәгариф хезмәткәрләре белән онлайн форматта очрашты.
Очрашуда Павел Вандышев иммунопрофилактика системасы, гриппка каршы вакциналар җитештерү тарихы һәм технологиясе, коллектив иммунитет булдыруның мөһимлеге турында сөйләде.
- «Россия Федерациясе гриппка каршы вакциналар җитештерүне булдыру һәм арттыру өлкәсендә зур юл үтте, грипптан саклану өлкәсендә күмәк иммунитет булдырды. Бу – күп кеше тырышлыгы һәм безнең һәркайсыбызның шәхси җаваплылыгы нәтиҗәсе», - дип ассызыклады гриппка каршы вакцина эшләүче.
Шулай ук Павел Вандышев Мөслим районының гриппка каршы вакциналар җитештерүгә, аерым алганда «Чайка» фермер хуҗалыгының зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Мөслим районында үстерелгән йомырка эмбрионнары Россия буенча ихтыяҗның 50% каплый.

*Вандышев Павел Евгеньевич «Н.Ф. Гамалеи исемендәге Милли тикшеренү үзәге» директоры урынбасары. Берничә препарат эшләү, вируска каршы вакциналар алу технологиясе өлкәсендәге проектларны тормышка ашыруга зур шәхси өлеш кертә. Гриппка каршы «Ультрикс Квадри» вакцинасын эшләүче, фән һәм техника өлкәсендә Н.Ф. Уткина премиясе лауреаты, Рязань өлкәсенең Мактаулы гражданины.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев