Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өмәләр дәвам итә

Райондашларыбыз үз авылларында зиратларны чистартуда актив катнашалар

Зиратлар - изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары күмелгән. Аларны чистартып, тәртипкә китереп тору - һәрберебезнең изге бурычы. Каберлекләрне чистарту йоласы буыннар аша яшьләргә тапшырылырга тиеш. Шул вакытта гына һәркемнең соңгы йорты булган зиратларда тулы тәртип булачак.

Атна дәвамында Сикия, Рус Шуган, Метрәй, Вәрәшбаш, Тойгелде авылларында өмәләр узды. Зират биләмәләре кипкән агач, үләннән арындырылды.
Нарат Асты авылында үзара салым программасы ярдәмендә авылдашлар көче белән зират коймасы алыштырылды.
Зиратларны чистартуда катнашкан барлык райондашларыбызга зур рәхмәт!
Хезмәтегез мәрхүм булганнар рухына дога булып барып ирешсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев