"Нуретдинов" уңганнары
Яңалыклар

"Нуретдинов" уңганнары

Юрий Кондратьев, Геннадий Николаев, Юрий Григорьев һәм Александр Петров (рәсемдә сулдан уңга) ел дәвамында “Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыгында тырыш хезмәт куялар.

Фотосурәткә эләкмәсә дә, хуҗалыкның тагын бер Юрий Кондратьевы бар. Ул да уңганнар рәтендә. Егетләр барысы да урып-җыю чорында уңыш җыюда эшләсәләр, язгы-кыр эшләре вакытында җир эшкәртү, чәчү белән мәшгуль. Ә бүгенге көндә алар техника ремонтлыйлар. “Егетләрнең барысы да тырыш, эш сөючән һәм җаваплылык тоеп хезмәт куя. Без алар белән хаклы горурланабыз һәм хезмәтләре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез”, – ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәфил Нуретдинов.

Римма Афзалова фотосы.


Нет комментариев