Нәтиҗәле эш – киләчәккә ныклы нигез
5 июнь көнне район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә махсус комиссия чәчүлекләрнең торышын карады.
Комиссия составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, аксакаллар эшләде. Белгечләр, район авыл хуҗалыгы формированиеләренең басуларында булып, үсентеләрнең тишелешен, торышын карады.
– Басу-кырларда йөргәндә чәчелми калган җирләрнең булмавына игътибар иттек. Төп җир участоклары эшкәртелеп чәчелә. Бу – зур хезмәт! Быел яз игенче өчен уңай килде. Җирдә дым запасы җитәрлек күләмдә тупланды. Ходай табигать афәтләреннән сакласын, урып-җыю чорында яхшы һава торышы белән сөендерсен, куйган хезмәтнең нәтиҗәсен күреп, уңышны югалтуларсыз җыеп алырга язсын. Соңгы 10-15 елда районга бик күп куәтле техника кайтты, зур инвестицияләр кертелде. Хуҗалыклар яңа технологияләр куллана. Бу да көндәшлеккә сәләтле булырга мөмкинлек бирә, – ди озак еллар авыл хуҗалыгында эшләгән хезмәт ветераны Ильяс Зиннуров.
– Комиссия эшен “Исламов” хуҗалыгы басуларыннан башлады. Хуҗалыкта технологияләрнең вакытында үтәлүен күреп сөендек. Тулаем алганда, бүгенге вәзгыятькә карамастан, районыбыздагы барлык хуҗалыклар да акчасын тапканнар, кредит алганнардыр, бәлки, әмма зур күләмдә ашлама туплаганнар. Язгы чәчү вакытында ашлама куллану, үсентеләрне тукландыру файдага гына, – ди район башлыгы Альберт Хуҗин.
Район башлыгы “Туган як” һәм “Август-Мөслим” агрофирмаларындагы тәҗрибә участокларының уңышка бер адым булып торуына басым ясады. Бәхәссез, фәнни алым эштә дә югары нәтиҗәләр бирә.
“Авзалов” һәм “Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыклары да, үз мөмкинлекләреннән чыгып, ашлама һәм ягулык-майлау материаллары туплаган. Яңа техника да алганнар.
Комиссия районда чәчүлекләрнең торышы яхшы дип бәяләде. Барлык аграрийлар да технологик таләпләрне үтәп эшли. Иң мөһиме – кояш та вакытында чыксын, яңгыр да вакытында яусын. Тир түгеп хезмәт куйган механизаторларга лаеклы хезмәт хакы алырга язсын.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев