Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ноябрьдә пенсия түләү графигында үзгәрешләр булачак

Бәйрәм көннәре сәбәпле, ноябрьдә пенсия түләү графигы үзгәрәчәк. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 4-6 ноябрьдә Россиядә ял көннәре була.

«2022 елда 4 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр ял көннәре була. Димәк, бу көннәрдә график буенча пенсионерлар алырга тиешле барлык пенсияләр 4 ноябрьгә кадәр исәпләнгән булырга тиеш», - дип сөйләгән «Прайм» агентлыгына Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец.

Шулай итеп, Россиядә яшәүчеләр пенсияләрне вакытыннан алда ала, әмма график буенча түләү көненнән өч көннән дә иртәрәк түгел. Кагыйдә буларак, бу ял һәм бәйрәм көннәрендә банкларның һәм почта бүлекчәләренең эшләмәве белән бәйле.

Әмма «почта бүлеге эшләгән очракта, мисал өчен, 5се пенсия алучыларның аны график буенча үз вакытында алу мөмкинлеге булачак», - дип өстәде белгеч.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-yasaucelarga-noyabrda-pensiya-tulau-grafigyndagy-uzgareslar-turynda-iskarttelar-5861944

Фото freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев