Никах – өйләнешү йоласы
Гаилә тормышын матур итеп башлап җибәргәндә, булачак парлар гына түгел, балаларын башлы-күзле итәргә җыенучы ата-аналар, шулай ук туйны әзерләү һәм үткәрү белән шөгыльләнүчеләр ата-бабаларыбызның гасырлар аша килүче уңай тәҗрибәсенә таяна.
Олылар сүзенә колак салганда, бергә яшәүгә бәйле йола-гадәтләребезгә таянганда гына, ныклы оя корып була. Һәм, әлбәттә, парлы тормышка нигез салучы туй йолаларының, никах һәм туй мәҗлесенең милли рухта һәм гомергә истә калырлык булып үтүе дә хәзерге һәм традицион гореф-гадәтләребезне куллана белүгә дә бәйле.
НИКАХ УКЫТУ ТӘРТИБЕ
Коръән Кәримдә вә шәригать кануннарында ир белән хатын арасындагы бурычларның, мөнәсәбәтләрнең асыл нигезе булып никах тора. Никах – ул мөселман булган егет вә кызның бер-берләренә мәхәббәт белән килешү нигезендә өйләнешү йоласы. Пәйгамбәребез Мәхәммәд: “Никах минем сөннәтемдер. Сөннәтемнән баш тартучы минем өммәтемнән түгел”, – дигән. Никах-лашу өчен егет белән кызның рухи тигезлеге һәм үзара ризалыгы шарт булса, өйләнешкәч, моңа янә гаилә алдында җаваплылык һәм бала тәрбияләүгә бәйләнешле әхлакый һәм матди бурычлар килеп ялгана. Ир белән хатынның бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә һәм инсафлы балалар тәрбияләп үстерергә тиешлеге шәригать хокуклары белән яклана.
Никахта кимендә биш кеше катнашырга тиеш. Ул биш кеше болардан гыйбарәт: беренчесе – никах хөтбәсен укучы, икенчесе – кызның якын карендәше, ышанычлы кешесе, өченче һәм дүртенчесе – ике шаһит, бишенчесе – кияү егетенең өлкән туганы яки атасы. Шаһитларның ике балигъ булган ир затыннан һәм мөселман булулары шарт. Алда әйтелгәнчә, соңгы дәверләрдә никах укыганда кияү һәм кәләшнең башка якын туган-тумачасы катнашу да гадәти төс алды.
Никах укыр алдыннан башта мәһәр мәсьәләсе кузгатыла. Элек ул күбесенчә егет ягыннан кыз өчен аның атасына-гаиләсенә түләнә торган калым, ягъни акча-мал рәвешендә булган. Соңгы дәверләрдә, никахлашуга бәйләнешле мәһәр үзенең асыл мәгънәсендә кулланыла һәм ул турыдан-туры кызның үзенә тәгаенләнгән һәм аның үзенә бирелә торган бүләк итеп карала. Егет тарафыннан тапшырылучы бу бүләк, яки, шәригатьчә әйтсәк, Аллаһ тарафыннан билгеләнгән хак акчалата да, шулай ук әйберләтә дә була ала: мәсәлән, көнкүреш кирәк-ярагы, кухня җиһазлары, кыйммәтле өс киеме. Ләкин күбрәк гомергә кадерле истәлек булып сакланырлык алтын әйбер бүләк ителә: кашлы йөзек, беләзек, муенса һ.б.
Хөтбә укырга керешкәнче, хәзрәт нәкъ менә егет кешенең кәләшенә мәһәргә нәрсә бирүе турында сорый да инде. Мәһәр, һичшиксез, кәләшне канәгатьләндерерлек булырга тиеш. Шуңа күрә дә, хәзрәт кушуы буенча, егет: “Мин сиңа мәһәр итеп фәлән әйбер тәкъдим итәм. Син риза булып аласыңмы?” – дигәннән соң, кызның җавабы да уңай булырга тиеш: “Мин мәһәреңне (мәһәр бүләгеңне) риза булып алам”.
Шуннан соң кыздан: “Син фәлән кызы фәлән, фәлән улы фәләнгә хәләл җефетлеккә риза булып барасыңмы?” – дип, егеттән: “Син фәлән улы фәлән, фәлән кызы фәләнне җефетлеккә кабул итеп аласыңмы?” – дип соралыр.
Никах хөтбәсе исә Алланы мактаудан башлана. Башлам өлешенең мәгънәсе: замана вә дәверләрне алмаштырып торучы, айларны тәкъдир кылучы, эшләрне җиңел кылучы Аллаһуга мактау вә Шөкерләребез булсын. Аплаһы ул шундыйдыр: Муса галәйһиссәлам аның белән Тур тавында мөнәҗәт кылышты һәм ул, Аллаһы, Тәүрат, Инҗил, Забур һәм Коръәнне иңдерде һәм, мәһәр вә шаһитлар булдыру тәртибе белән бәйләп, никахны хәләл кылды. Аллаһы Тәгалә Нур сүрәсендә әйтте: “Сез үз арагыздан никахта булмаганнарны һәм хатын-кызларыгызны никахландырыгыз! Әгәр алар фәкыйрь булса, Аллаһ аларны үз фазылы белән баетыр”. Аллаһының кушканын үтәү йөзеннән пәйгамбәребездән хәбәр булды: “Никах – минем сөннәтемдер. Өйләнешегез, балалар тудырыгыз, ишәегез. Мин кыямәт көнендә сезнең күплегегез белән башка өммәтләр алдында мактанырмын”.
Никах укыганда өч мәртәбә кабатланган “әсбәталлаһы фис-содурил җанибәйни хаббәтән мәхәббәһ” дигән сүзләрнең мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә шушы ике парның күңелләренә өлфәт (бердәм) мәхәббәт беркетсә иде.
Аннары инде ошбу теләкне теләргә: Я раббым! Бу яшьләргә Адәм галәйһиссәлам белән Һава мәхәббәтен бир. Я раббым! Бу яшьләргә Ибраһим галәйһиссәлам белән Сара мәхәббәтен бир.
Я раббым! Бу яшьләрнең араларына өлфәт мәхәббәт биреп, никахлары төзек булса иде. Ата-аналарына миһербан-шәфкатьле, тәүфыйклы балалар булсалар иде. Болардан туачак балалар да изге балалар булып, ислам динен куәтләүче, үзләренә догачы, бәхетле балалар булып, тигезлек, саулык, сәламәтлек белән үстерергә насыйп итсәң иде. Амин!
Марсель БАКИРОВ,
филология фәннәре докторы.
Тулырак: http://muslumirc.ru/news/stati/nikakh-ylnesh-yolasy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев