Нейробика дәресләре үтә
Яңалыклар

Нейробика дәресләре үтә

Баш миен эшләтү буенча күнегүләр - нейробика дәресләрендә башкарыла.

Баш миен эшләтү буенча күнегүләр.
 Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында  психолог Р. Шаммасова нейробика буенча  дәрес үткәрде. Нейробика - баш миенең ике ярымшарын да синхронлаштырып эшләргә өйрәтә торган күнегүләр комплексы. Дәресләр даими үткәрелә. Мондый гимнастика белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә өйрәнү сәләте арта, хәтер яхшыра һәм баш мие эшчәнлеге активлаша.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев