Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең тынлы уен кораллары оркестры әлмәтлеләрне шаккатырды

Мөслим сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары ансамбленең "Сандугач сайрар илем" республика конкурсында җиңү яулаганын инде хәбәр иткән идек. 31 март көнне ансамбль бәйгенең Әлмәт шәһәрендә узган гала-концертында катнашты.

Конкурс-фестивальдә 3 нче дәрәҗә лауреат исемен яулаган тынлы уен кораллары ансамбле, "Нефтьче" мәдәният сараенда узган концертта катнашып, республика тамашачысының мәхәббәтен яулады. Ансамбльнең җитәкчесе - Рунар Шәяхмәтов. Мөслим сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары ансамбле маршлар, татарның танылган көйләрен уйнап таң калдырды. Бу көнне укучылар Әлмәт шәһәре буйлап күңелле экскурсия дә ясады. Экскурсияне оештыруда җыр бүлеге укытучысы Гөлназ Хафизова ярдәм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев