Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр быел рекорд куйды

Район хуҗалыклары тәүлеккә 3721 гектарда чәчү башкарган.

 ТР Министрлар кабине­тында узган журналист­лар өчен брифинг язгы кыр эшләренә багышланган иде. Брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Мөслим районы башлы­гы Альберт Хуҗин катнаш­ты.

Районда чәчүлек җирләре 73800 гектарны тәшкил итә. Шуның 51 мең гектарында – бөртекле һәм кузаклы культу­ралар, 18700 гектарда техник культуралар чәчелде. Кичә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ре­нат Вәлиев районда язгы чәчүнең төгәлләнүе турында хәбәр итте.

Язгы чәчү өчен 13152 тон­на орлык әзерләнгән иде. Ор­лык фондын яңарту макса­тында быел 1700 тонна югары репродукцияле орлык сатып алынган. Узган еллар белән чагыштырганда, ашлама да быел күбрәк кертелгән. Язгы чәчү өчен һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 87,3 килограмм ашлама фай­даланылган. Республикада бу күрсәткеч – уртача 72,1 кило­грамм.

– Чәчүдә 33 чәчү комплек­сы, 79 классик чәчкеч кул­ланылды. Яңа техника һәм чәчкечләр өчен быел гына да 250 млн сум инвестиция кер­телде. Тәүлек эчендә 3721 гек­тарда чәчү башкарып, рекорд куйдык. Гадәттә көнлек чәчү 2500-3000 гектар тәшкил итә иде, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Импортны алыштыруга килгәндә, район башлыгы “Аг­ромастер” җитештерү компа­ниясен мисалга китерде. “250 төрдән артык авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче компания Россиядә авыл хуҗалыгы машиналары төзүче предприятиеләр ара­сында беренче бишлеккә керә. Компания алдан алып куйган материаллар, чимал хисабына быел җитештерү күләмен арт­тырды”, – ди район башлыгы.

Авыл хуҗалыгында эш бет­ми. Язгы чәчү төгәлләнергә өлгерми, үсентеләрне корткыч бөҗәкләргә, төрле авырулар­га һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү башлана. Бу эш рай­онда 45 мең гектардан артык мәйданда башкарылган.

Яңгырларның файдасы: күпьеллык үлән җитешеп килә. Көн кадагына терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе чыга. “Азык әзерләү комбайн­нары эшкә әзер. Терлек азы­гы әзерләүгә берәр атнадан керешербез, дип планлаш­тырабыз”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. Күпьеллык үлән рай­онда 2543 гектарны били.

Республика журналист­лары кадрлар белән тәэмин итү, яшьләрне авылга кайта­ру мәсьәләсе белән дә кызык­сынды. Альберт Хуҗин авыл хуҗалыгы белгечләренең генә түгел, укытучыларның, табибларның да кирәк булу­ын билгеләп үтте. “Яшьләргә яшәр урын кирәк булуын истә тотып, “Туган як” агрофир­масы ике йорт төзеде. Быел “Август-Мөслим” агрофирма­сы да өч йорт салачак”, – диде район башлыгы.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев