Мөслимдә Коръән уку бәйгесе узачак
Яңалыклар

Мөслимдә Коръән уку бәйгесе узачак

2016 нчы елның 6 ноябрендә Мөслимдәге үзәк мәчеттә районкүләм Коръән уку бәйгесе узачак. Ирләр һәм хатын-кызлар аерым төркемнәрдә ярышачак. Яшь чикләүләре юк. Катнашучылар Коръән китабыннан карап укыячаклар.

Бәя биргәндә, дөрес уку, тәҗвид кагыйдәләрен белү, мәкамның матурлыгы, тышкы кыяфәт игътибарга алыначак. Бәйге барышында Коръәнгә һәм дин нигезләренә кагылышлы сораулар да биреләчәк. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырыла. 8.00 сәгатьтә барыгызны да көтеп калабыз!


Нет комментариев