Мөслим укучылары "Иң яхшы мәдәни көндәлек" республика конкурсы җиңүчеләре булдылар
Яңалыклар

Мөслим укучылары "Иң яхшы мәдәни көндәлек" республика конкурсы җиңүчеләре булдылар

26 майда Татар дәүләт "Әкият" театрында "Иң яхшы мәдәни көндәлек" конкурсы һәм "Иң мәдәниятле ата-ана" номинациясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Ул 2016 - 2017 уку елында "Укучының мәдәни көндәлеге" республикакүләм мәдәни-белем бирү проектын үткәрү кысаларында узды.

Бөтен республика буенча 212 бала һәм 53 әти-әни җиңүче дип табылган. Мөслим районыннан Зилә Садриева, Раил Солтанов, Мәдинә Морзаханова һәм Рөстәм Шәяхмәтов, "Иң мәдәниятле ата-ана" номинациясендә Лилия Солтанова җиңүчеләр булдылар. Укучылар футболка, кепка, китаплар һәм «Кырлай» паркы атракционнарына чакыру, әти-әниләр зоопарк, аквапарк һәм кинотеатрга юлламалар белән бүләкләнде.


Нет комментариев