Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мөслим» нефть кудыру станциясенә - 40 ел

«Мөслим» нефть кудыру станциясе юбилеен билгеләп үтте: «Транснефть-Кама буе» акционерлык җәмгыятенә караган югары технологияле җитештерү объектына - кырык ел.

 

1981 елны ялан кыр уртасында станциянең беренче нигез ташы салына. 1983 елны ул файдалануга тапшырыла. Объектның төп эшчәнлеге – нефтьне Пермь-Әлмәт магистраль нефть үткәргече буенча кудыру була. Кызганычка каршы, 1993 елны нефтьнең күләме бик нык кимү сәбәпле “Мөслим” станциясе ябыла һәм авария-тукталыш пункты гына калдырыла.

– 1981 елны төзелешкә куратор итеп билгеләделәр.  Монда баткаклы, үлән үскән җир иде. Хәзерге белән чагыштырганда җир белән күк аермасы. Нефть үткәрә торган торбаларны минем җаваплылыкта урнаштырдылар, - дип искә ала моннан кырык ел элек булган вакыйгаларны  Мөнир Абдуллин.

Ил икътисады үсеше темплары арту һәм магистраль нефть үткәргечләре системасына компаниянең яңа кулланучыларын тоташтыру белән 2003 елны станция кабаттан торгызыла һәм күләмле реконструкция эшләре башкарыла. Җитештерү мәйданчыгында май системасының яңа насослары урнаштырыла,  канализация һәм җылыту системасы 100 процентка алыштырыла, су белән тәэмин итү системасына капиталь ремонт ясала. Бераздан административ-көнкүреш корпусы, персонал өчен бүлмәләр, автотранспорт өчен гаражлар торгызыла. 2014 елны автоматиканың заманча микропроцессорлыга күчүе башкарыла, шулай ук ике янгынга каршы су запасы резервуарларын алыштыру. Тагын бер елдан соң сак сигнализациясе яңартыла, видеокүзәтү җайланмалары урнаштырыла. 2017-2019 елларда ике яңа артезиан скважинасы бораулана. Агымдагы ремонт эшләре вакытында административ-көнкүреш бинасының, гаражларның ишек-тәрәзәләре алыштырыла. Юбилейга бер ел кала барлык җылылык челтәрләрен һәм су белән тәэмин итү системаларын алыштырып, инновацион блоклы-модульле котельная файдалануга тапшырыла. Станция көннән-көн яңара, камилләшә бара.

Нефть кудыру станцияләрен үткәргеч системасының төп элементы дип атыйлар.

- Һәр магистраль нефть үткәргечнең төп максаты - андагы сыеклыкны күчерү. Ләкин басымсыз аны хәрәкәткә китерү мөмкин түгел. Нәкъ менә нефть кудыру станциясе  аны барлыкка китерә һәм нефтьне корыч артерияләр буенча хәрәкәтләндерә. Әгәр кешедә кан тамырлары системасының төп элементы йөрәк булса, торба үткәргеч системасында йөрәк – нефть станцияләре, - дип аңлата станция начальнигы Руслан Мостафин.

"Транснефть-Кама буе"акционерлык җәмгыятенең Әлмәт районы нефть үткәргеч идарәсе башлыгы Азат Гәрәев килгән кунакларны бәйрәм белән котлады.

  Магистраль нефть үткәргечләре системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен бер төркем хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
     
  Наилә Сәлахова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев