Мөслим лицее һәм Мөслим политехник техникумы укучылары өчен «Куркынычсызлык дәресләре» узды
Дәресне ТР Дәүләт техника күзәтчелегенең Мөслим районы буенча бүлеге башлыгы Рәшит Кирамов үткәрде
Агымдагы елның 25 сентябрендә Мөслим лицеенда һәм Мөслим политехник техникумында "Куркынычсызлык дәресләре" узды. Квадроцикл һәм снегоходларны куркынычсыз йөртү дәресен ТР Дәүләт техника күзәтчелегенең Мөслим районы буенча бүлеге башлыгы Рәшит Кирамов үткәрде. Укучылар квадроцикл һәм снегоход белән идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе белән таныштылар. Инспектор ил буенча квадроцикллар белән бәйле хәлләр статистикасын китерде, шулай ук кагыйдә һәм таләпләрне бозучыларга нинди җәза каралганын аңлатты.
Фото – Мөслим политехник техникумы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев