"Мин Тукайны яратам" иҗат-бәйге фестивале старт алды
Районыбызда Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгына багышланган "Мин Тукайны яратам" иҗат-бәйге фестивале үтәчәк. Бәйгедә 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалар катнаша ала. "Мин Тукайны яратам" иҗат-бәйге фестивале "Кадрлар резервы" республика проекты кысаларында үткәрелә. Бәйге 3 турда узачак. 1 тур интернет аша балаларның шигырь, рәсем, җыр иҗатын оештыру комитеты #Мин...
Районыбызда Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгына багышланган "Мин Тукайны яратам" иҗат-бәйге фестивале үтәчәк. Бәйгедә 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалар катнаша ала. "Мин Тукайны яратам" иҗат-бәйге фестивале "Кадрлар резервы" республика проекты кысаларында үткәрелә. Бәйге 3 турда узачак. 1 тур интернет аша балаларның шигырь, рәсем, җыр иҗатын оештыру комитеты #Мин Тукайны яратам# хэштегына җибәрергә, 2 тур иң яхшы дип табылган иҗат эшләре фестивальдә катнашырга хокук алачак, 3 тур Г. Тукай әкиятләрендә һәм әсәрләрендә сүрәтләгән персонажларны чагылдырган маскалар парады. Фестивальга йомгак 18 март көнне булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев