Мастер-класс оештырылды
Яңалыклар

Мастер-класс оештырылды

Балалар сәнгать мәктәбе төрле кызыклы чаралар оештырып тора.

Балалар сәнгать мәктәбе "Пушкин картасы" проекты кысаларында әледән-әле мастер-класслар, төрле кызыклы чаралар оештырып тора. Шундый осталык дәресләренең берсен сынлы сәнгать бүлеге укытучысы Гөлназ Талипова үткәрде. "Пушкин картасы" ияләре "Таң атканда җәйге болын" темасына мастер-класста катнашты. Мөгаллимә акварель буяулары, алар белән эшләү, "аля прима" техникасы турында һәм башка яңа мәгълүмат бирде. Чара ахырына һәркем кояшлы матур композиция ясады.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев