Машина йөртү таныклыганнан башка руль артына утырган райондашыбыз төрмәгә утыртылырга мөмкин
29 июль көнне ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан Лада-Приора машинасы туктатылды. Руль артында утыручы күптән түгел генә исрек хәлдә машина белән идарә иткәне өчен машина йөртү таныклыгыннан 3 елга мәхрүм ителгән иде.
Законны бозганы өчен шофер янәдән җаваплылыкка тартылды. Аңа 30 мең сум күләмендә штраф яисә 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителү билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев