Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп яны лагере балалары музейда булдылар

Кызлар өчен «Татар бизәнү әйберләре» осталык дәресе үтте.

«Ура, каникуллар» акциясе кысаларында Мөслим лицееның мәктәп яны лагере балалары Мөслим туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Балаларга табигать һәм археология залы буенча «Борынгы тарих» исеме астында музей дәрес тәкъдим ителде. Безнең җирлектә булган олы хайваннар, җир катламы төзелеше, археологик казыну эшләре турында укучылар тирәнтен мәгълүмат алдылар.
Кызлар өчен «Татар бизәнү әйберләре» осталык дәресе үтте. Музей хезмәткәрләре хатын-кызлар киеп йөргән борынгы татар бизәнү әйберләре турында сөйләделәр. Кызлар көнкүреш куллану материалларыннан йөзек, беләзек, алкалар ясадылар.

Фото Мөслим туган якны өйрәнү музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев