Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәттә ике ир-ат газ белән агуланып үлгән

( «Татар-информ»). Кичә Әлмәттә ике ир-ат газ белән агуланып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичке җиделәр тирәсендә шаһитлар 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Төзүчеләр урамындагы күпкатлы йортның бер фатирыннан төтен чыгуы хакында хәбәр итә. Ут белән көрәшүчеләр фатирда өч кешегә тап була. 50-55 яшьләрдәге ир-ат һәм 20 яшьлек егетне коткарып кала алмыйлар. 47 яшьлек хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаталар.

Ир-атлар газ белән агуланган дип фаразлана.

Фаҗига булган урында республика Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев