«Лазертаг» хәрби-тактик уены узды
Яңалыклар

«Лазертаг» хәрби-тактик уены узды

Уеннар башланыр алдыннан балаларга Россия флагы төсләре кергән тасмалар таратылды

Мөслим "Форпост" оешмасы Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан "Нурлыгаян" паркында спорт мәктәбендә тәрбияләнүче балалар өчен "Лазертаг" хәрби-тактик уенын уздырды.

"Уеннар башланыр алдыннан балаларга Россия флагы төсләре кергән тасмалар таратылды, флагның килеп чыгышы тарихы һәм төсләрнең мәгънәсе турында сөйләшү үткәрелде", - дип хәбәр итәләр "Форпост" оешмасыннан.

Фото - Мөслим "Форпост" оешмасы архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев