Курсларда булды
Яңалыклар

Курсларда булды

Түбән Кама шәһәрендә театр осталыгы буенча педагоглар, түгәрәк җитәкчеләре укыды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Созвездие - Йолдызлык" дәүләт бюджет учреждениесы белән берлектә Түбән Кама шәһәрендә театр осталыгы буенча педагогларны, театр түгәрәкләре җитәкчеләрен укыту оештырылды. Курста Түбән Табын сәламәтлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе педагогы  Гәрәева Эльмира  да укыды . Уңышлы имтихан тапшырып Эльмира Илнур кызы ТР һәм РК атказанган сәнгать эшлеклесе Д. А. Туманов кулыннан сертификат алган.

Фото - Түбән Табын сәламәтлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев