Күрмәүчеләр безнең арада
Яңалыклар

Күрмәүчеләр безнең арада

15 октябрьдә Халыкара Ак таяк көне билгеләп үтелә

Шәфкать туташы Гөлнур Кашапова, әлеге көн уңаеннан, Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәтләрдән файдаланучылары белән әңгәмә үткәрде. Күрү шатлыгын югалткан кешеләрне символлаштыручы Ак таякның барлыкка килү тарихын, күрү сәләтен югалтып та күп уңышларга ирешә алучылар турындагы мәгълуматне, әңгәмәдә катнашучылар, кызыксынып тыңладылар. Әңгәмә барышында сукырларга һәм начар күрүчеләргә хөрмәт белән карау, аларга карата ярдәмчел һәм шәфкатьле булу турында да әйтелде.

Фото –  Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев