Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күркәм юбилей

Иске Вәрәш авылында яшәүче Мусина Сөгъдә апага 85 яшь

Иске Вәрәш авылында яшәүче олы хөрмэткә лаек булган Мусина Сөгъдә апаның күркәм гомер бәйрәме - 85 яшьлек юбилее узды.

Сөгъдә апа гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган, бик күп еллар авылыбызда фельдшер-акушер булып хезмәт куйган фидакарь зат.
Сөгъдә апага рәхмәтле булып, һәрчак хәлен белешеп торалар.

Олы йөрәкле, үзенә һәм әйләнә тирәдәгеләргә таләпчән, төгәл һәм намуслы - хөрмәтле кешебезгә туры килә торган күркәм сыйфатларның бер өлеше генә. Авыр вакытта ярдәм кулы сузучы, туганнары, балалары, оныклары дип жан атып торучы тынгысыз зат ул.

Сөъгдә апа, гомер бәйрәмең белән котлап сиңа дөньядагы иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Саулыгың нык, кәефең күтәренке, күңелең гел көр булсын.Алдагы тормышыңда да туган-тумачалар, балаларың, оныкларың янәшәсендә бәрәкәтле мул тормышта яшәргә язсын сиңа! Кылган игелекләрең меңе белән үзеңә әйләнеп кайтсын. Туар таңнарың аяз булсын. Туган көнең, юбилеең котлы, мөбарәк булсын!, - дип хәбәр итә Вәрәшбаш авыл җирлеге

Фото - Вәрәшбаш авыл җирлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев