Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күргәзмә эшли башлады

Мөслим туган якны өйрәнү музеенда «Туган як җылысы» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе эшли башлады.

Аны ачу тантанасына картиналар авторы, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Сөякәй авылында туып үскән Тәслия Әмирхан кызы Мәҗитова да кайтты. 
Чарада кунаклар Тәслия ханымның тормышы, иҗаты белән таныштылар. Аның укучылары, яшьлек елларын бергә үткәргән дуслары, авылдашлары истәлекләренә үрелеп барган концерт номерлары тантага үзгә бер ямь бирде.
Төштән соң гомере буе балалар белән эшләгән Тәслия ханым сәнгать мәктәбе укучылары белән очрашты. Балалар картиналар эчтәлеге белән бәйле кызыклы уеннарда катнашты.
Якташыбызның милли рухлы сынлы сәнгать әсәрләре белән ай дәвамында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев