Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзге чакырылыш

Беренче ноябрьдән көзге чакырылыш башланды

Мобилизациягә бәйле көзге чакырылыш кичектерелгән иде. Быел ул беренче ноябрьдән башланды. Егетләрне беренче озату 8 ноябрьдә булды. Рус Шуган авылыннан Артем Кузнецов, Нарат Астыннан Таһир Латыйпов, Яңа Сәеттән Рафаэль Раянов, Ташъелгадан Ринат Сәфиуллин, Иске Вәрәштән Ринас Хафизов Ватан алдындагы бурычларын үтәргә киттеләр. Икенче озату 13 нче ноябрьдә көтелә. Бу көнне тагын дүрт райондашыбыз армия сафларына озатылачак. Көзге чакырылышта хәрби хезмәткә безнең җирлектән барлыгы 19 егет алыныр дип көтелә. Бүгенге көндә төрле гаскәрләрдә 30га якын мөслимле армия мәктәбен үтә.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев