Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Коры хәмер"не сатуны тыйган закон әзерләнә

Мәскәү өлкә Думасы агымдагы елның ахырына кадәр Дәүләт Думасына Россиядә "коры хәмер"не сатуны тыйган закон проектын кертергә җыена. Төбәк парламенты рәисе Игорь Брынцалов искәртеп үткәнчә, бу җәһәттән тиешле тәкъдимне "Росалкогольрегулирование" җитәкчесе урынбасары Владислав Спирин ирештергән. Моңа кадәр "Роспотребнадзор" порошоклы хәмернең зыянлы булуы турында белдергән булган. Мәскәү өлкә Думасы әзерли торган...

Мәскәү өлкә Думасы агымдагы елның ахырына кадәр Дәүләт Думасына Россиядә "коры хәмер"не сатуны тыйган закон проектын кертергә җыена. Төбәк парламенты рәисе Игорь Брынцалов искәртеп үткәнчә, бу җәһәттән тиешле тәкъдимне "Росалкогольрегулирование" җитәкчесе урынбасары Владислав Спирин ирештергән. Моңа кадәр "Роспотребнадзор" порошоклы хәмернең зыянлы булуы турында белдергән булган. Мәскәү өлкә Думасы әзерли торган закон проектында "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Брынцалов әйтүенчә, порошоклы хәмер сатуны тыю - әлеге шикле продуктның Россия базарына эләгүен булдырмый калуга юнәлдерелгән кисәтү чарасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X