Комиссия килде
Яңалыклар

Комиссия килде

Азык-төлек министрлыгыннан вәкилләр килде.

Бүген районыбызда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән вәкилләр, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең көзге урып-җыюга һәм җир эшкәртүгә әзерлегенә бәя бирелде. Комиссия әгъзалары Мөслим районында эшләүче агрофирмалар һәм КФХларда булып, комбайннар, урып-җыю агрегатларының бүгенге торышы белән танышты, белгечләр белән әңгәмә корды, киңәшләрен җиткерде. "Август-Мөслим", "Туган як" агофирмалары, "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгының әзерлеге бик яхшы дип табылды. "Авзалов", "Әюпов" КФХ техникасы да - әзерлек сызыгында.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев