Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комиссия утырышы узды.

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Администрациянең актлар залында Мөслим районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны Мөслим районының комиссия рәисе Альберт Хуҗин алып барды. Комиссия составында кадрлар үзгәреше булып, ике яңа член тәкъдим ителде - Мөслим районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Дәүләтшин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илзир Мадъяров.

Мөслим районы полиция бүлеге начальнигы урынбасары  Ришат Бәхтиев  район территориясендә законсыз наркотиклар җитештерү, чимал базасын бетерүгә һәм наркотиклар керү каналларын ябуга юнәлдерелгән " Мәк” оператив профилактик операциясен үткәрү турында сөйләде.  Балаларны, бигрәк тә шәһәргә укырга киткән яшьләрне наркотик таратып җиңел акча эшләү юлына басудан сакларга өндәде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтҗанова мәгариф оешмаларында наркоманияне профилактикалау эшен оештыру турында чыгыш ясады. Мәктәпләрдә бу юнәлештә башкарылган чараларга тукталды. Төрле бәйгеләр, акцияләр, спорт ярышлары үткәрелүен әйтеп китте.  Укучылар арасында тест үткәрү дә, хәвеф төркеменә кергәннәне ачыкларга һәм профилактик эшләр алып барырга ярдәм итүен ассызыклады.  

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев