Китереп бирү соңарса...
– Кухня гарнитуры сатып алдым. Әмма китерүләрен алдан сөйләшкәнчә 14 көн түгел, ә 35 көн көтәргә туры килде?
Әлеге мәсьәләгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алина Виноградова ачыклык кертә:
– Иң мөһиме сату-алу килешүе язмача төзелгән булсын һәм анда товарны китереп бирү вакытын күрсәтү шарт. Әгәр дә алдан түләнгән товарга карата килешүдә күрсәтелгән китереп бирү вакыты үтәлми икән, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 23.1 маддәсе нигезендә Сез сатучыдан неустойка (килешү шартларын үтәмәгән өчен түләнә тоган штраф) түләвен таләп итәргә хокуклы. Ул соңга калган һәр көн өчен товар өчен алдан түләнгән сумманың 0,5 процентын тәшкил итә (әгәр сумма аванс белән тулы күләмдә түләнгән булса, бәянең 100 процентын). Неустойка килешүдә күрсәтелгән китерү көненнән товарны фактта кулланучыга тапшыру көненә кадәр исәпләнә, китереп бирү суд карары нигезендә берничә айдан соң гына башкарылса да. Мәсәлән, җиһазның бәясе 60 мең сум тора, китереп бирү вакыты 21 көнгә соңарган ди. 300 сумны (60 мең сумның 0,5 проценты) 21 көнгә (соңару көннәре) тапкырлыйбыз да 6300 сум неустойка килеп чыга.
Түләү турындагы таләпне сатучыга язмача рәвештә ике данәдә тапшырырга кирәк (үзеңдә калганында сатучы таләпне кабул итүе хакында билге куярга тиеш). Сатучы ирекле рәвештә түләүдән баш тарткан очракта судка мөрәҗәгать итегез.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев