Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китапханәдә - түгәрәк өстәл

Кичә "Бердәм Россия" көне кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина, "Гаилә канаты астында" оешмасы җитәкчесе Изольда Жуйкова катнашында "Ныклы гаилә" исемле түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәлдә гаилә сәясәтенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде: туучылар саны кимү проблемасы, никах теркәүләренең санын арттыру һәм аерылышучылар санын киметү юллары турында әңгәмә алып барылды.
Чарага сәламәтлек саклау, социаль яклау органнарыннан экспертлар, дини берләшмәләр, мәгариф бүлеге, Әтиләр Советы оешмасыннан вәкилләр чакырулы иде.
"Нечкәбил" ана һәм гаилә конкурсында катнашучылар - Айрат һәм Айгөл Шайгардановлар гаиләсе үзләренең гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар.
Чара өч гаилә парын - Мәлләтамак авылында яшәүче Хатиповлар, Олы Чакмак авылында яшәүче Вәлиевлар һәм Баек авылында яшәүче 65 ел бергә гомер иткән Баяновлар гаиләсен котлау белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев