Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кино+Театр» проекты кысаларында районнарда Камал театры спектакльләре күрсәтеләчәк

«Татаркино» учреждениесенең Камал театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты быел бөтен республиканы колачлаячак. Камал театры спектакльләренең видеоверсияләре рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә

«Кино+Театр» - театр һәм киноны берләштергән уңышлы проектларның берсе. Без Камал театрының легендар спектакльләренең видеоверсияләрен тәкъдим итәбез», - дип билгеләп үтә «Татаркино» мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.

«Кино+Театр» проекты беренче тапкыр 2019 елда Россиядә Театр елында гамәлгә ашырыла. Әлеге уникаль проект ярдәмендә экраннарда Камал театрының репертуарда булмаган легендар спектакльләре «җанлана».

Быел район кинотеатрлары, муниципаль кино учреждениеләре экраннарында спектакльләрнең видеоверсияләрен күрсәтеп, проектны республикага тарату күздә тотыла.

Камал театры директоры Илфир Якупов фикеренчә, репертуардан төшерелгән спектакльләргә ихтыяҗ зур. Проект кысаларында театрның хәзерге репертуарына булган спектакльләрне күрсәтү дә планлаштырыла.

«Техник сәбәпләр белән бәйле рәвештә без күпчелек спектакльләрне республика районнарына һәм хәтта Мәскәүгә дә чыгара алмыйбыз. Махсус шуның өчен «Кино+театр» проектын уйлап таптык», ди театр директоры.

«Казанга килеп, театрда спектакльләр карый алмаган тамашачылар кинотеатрларга килеп рухи ләззәт алырлар дип өметләнәбез. Проектның тагын бер өстенлеге - «Кино+Театр» программасына репертуардан төшерелгән һәм беркайда да күрү мөмкинлеге булмаган спектакльләр кертелгән» – ди Миләүшә Ләбибовна.

Проектның быелгы репертуары Камал театрының танылган актерлары, режиссерларының юбилейлары белән тәңгәлләштереп сайланган. «Кино+Театр» 9 апрельдә «Мир» кинотеатрында Марсель Сәлимҗановның 1976 елда видеотасмага яздырып алынган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле белән башланачак.

Спектакльләр ике ай дәвамында һәр якшәмбе 12 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында һәм район кинотеатрларында, муниципаль кино учреждениеләрендә барачак.

«Кино+Театр» проекты программасы:

9 апрель - «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе, режиссеры М.Сәлимҗанов;

23 апрель - «Банкрот» комедиясе, режиссеры Ф.Бикчәнтәев;

30 апрель - «Йөзек кашы» драмасы, режиссеры И.Зәйниев;

7 май - «Мәңгелек буран» спектакле, режиссеры И.Зәйниев;

14 май - «Миркәй белән Айсылу», режиссеры И.Зәйниев;

21 май - «Җанкисәккәем» комедиясе, режиссеры Ф.Бикчәнтәев;

28 май - «Бабайлар чуагы» лирик комедиясе, режиссеры И.Зәйниев;

4 июнь - «Мәхәббәт FM» комедиясе, режиссеры И.Зәйниев;

11 июнь - «Сөясеңме сөймисеңме...» моңсу комедиясе, режиссеры - Р.Бариев;

18 июнь – балалар өчен «Авыл эте Акбай» (Деревенский пес Акбай) режиссер - Л.Әхмәтова.

Билетлар «Мир» кинотеатры сайтында һәм кассасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X