Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңел кушуы буенча

Һәркем һөнәрен үзе сайлый. Әмма күңелгә якын профессия нинди белем алуга да, кайда яшәүгә дә  карамый, күңел кушканы була.

“Авыл утлары” газетасы редакторы Римма Афзалова кечкенәдән үк китаплар укырга, мәкаләләр язарга ярата. Әнисе укытучы булганга яки стена газетасына мәкалә кирәк булган өчен генә түгел, күңеле кушканга яза.

Кыз беренче язмаларын ул чорда бик популяр булган “Яшь ленинчы” газетасына (хәзер - "Сабантуй") җибәрә. Кызны сөендереп, мәкаләләр дә басыла тора. Туган ягы - Нурлат районы

Үсә-үсә татар теле, рус теле буенча район, республикакүләм олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый башлый. Югары классларда укыганда исә “Мәгърифәт” газетасына язмалар җибәрә.

Мәктәпне тәмамлаганда “Кая барырга, кем булырга?” дигән сорау тумагандыр. Я укытучы, я журналист булачак! Кыз филология факультетын сайлый.

Хезмәт юлын Мөслим районының Ташлыяр мәктәбендә башлый ул. Ә 2004 елда Римма редакциягә эшкә килә һәм Мөслим мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә эшли башлый.

Редакциянең ул чактагы җитәкчесе Мөдәмил Әхмәтов кул астында беренче чирканчыкны ала ул.

2017 ел башыннан Римма Афзалова үзе - Мөслим матбугат үзәге җитәкчесе,  “Авыл утлары” газетасының баш редакторы. 20 елга якын эшләү дәверендә күпме макәлә, очерк, нәсер, зарисовка язылган, сюжетлар төшерелгән.

Римма Рәшитовна энергияле, позитив, тынгы белмәс һәм коллективны да тик тотмый торган  җитәкче һәм иҗат кешесе. Коллективтагы һәр кешенең хәлен белеп, кирәк вакытта ярдәм кулы сузып, хезмәтен күреп, уңай фикерләрен җиткереп торучы таләпчән җитәкче ул. Иҗатта колачлап йөзәр чагы Римма ханымның. Алда әле бик күп иҗат уңышлары көтеп торсын, укучыларны сөендергән бихисап мәкаләләр язылсын, коллективы белән аңлашып, кулга-кул тотынып эшләргә язсын!

Фото -Р. Афзалованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев