Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда татар һәм рус телләрендә шәһәр тарихы турында сөйли торган автобуслар йөри башлый

Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан Казан мэриясе иртәгә «Юллар. Казан» проектын башлый. Проект шәһәр тарихы турында татар һәм рус телләрендә кызыклы тарихи-мәдәни аудиогид һәм автобусларның тематик бизәлешен үз эченә ала.

Мэрия матбугат хезмәте аңлатуынча, аудиогид №2, №6, №90, №91 (өчешәр автобус) маршрутларының 12 автобусында яңгыраячак. Маршрутларны сайлау юлның озынлыгы һәм автобусның шәһәрнең төрле өлешләрендә йөрүе белән бәйле. Пассажирлар урам исемнәре, топонимнар, уникаль урыннар һәм шәһәрнең ландшафты, парк, һәйкәлләр, тарихи биналар турында белә алачак.

Салон эчендә автобуста үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, транспортта файдалану өчен кирәкле татарча фразалар һәм аларның рус теленә тәрҗемәсе тәкъдим ителә. Тулаем аудиогидны автобусларда урнаштырылган QR-код аша махсус ресурста тыңларга мөмкин булачак.

Аудиогид шәһәр турындагы легендалар, халыкның гореф-гадәтләре, вакыйгалар, истәлекле урыннар, кызыклы фактлар, күренекле шәхесләр, социаль инфраструктураның мөһим объектлары һәм мәдәният учреждениеләре турында аз билгеле булган мәгълүматны үз эченә ала.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, проект бу елның азагына кадәр дәвам итәчәк. «Туган телле поезд проектыннан илһамланып, бу проектны да башлап җибәрдек. Әлегә без аны сынап карыйбыз. Шәһәр халкыннан фикерләр көтәбез: ошатулары да, ошатмаулары да ихтимал. Аудиогид бер үк мәгълүматны сөйләп туйдырмасын өчен дүрт төрле вариант яздырылды, алар алмашынып торачак», - диде ул.

«Проектның максаты – шәһәребезне таныту. Үзебез Казанда яшәсәк тә, еш кына тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, кайбер урамнарның исемен, һәйкәлләрне, тарихи биналарны, бистәләрнең тарихына игътибар итмибез, алар турында мәгълүмат белмибез. Туристлар кебек үзебезнең шәһәрне яңадан ачсак иде. Шул ук вакытта монда татар теленә өйрәтү дә бар», - диде ул.

Аудиогидның фәнни консультанты тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов мәгълүматны тулы һәм кыска итеп әзерләвен әйтте. «Кайбер урыннар, бистәләр турында мәгълүматны табуы авыр булды, чөнки алар чагыштырмача яңа гына барлыкка килгән, элек, әйтик, ул урында кыр булган. Шәһәр үзәген генә түгел, шәһәр читендә дә кызыклы мәгълүматлар бар», - диде ул.

Автобусларны рус-татар сөйләүлекләрен үз эченә алган креатив мәгълүмати плакатлар, Казанның төп истәлекле урыннары сурәтләнгән рәсемнәр, яшьләр мемнары, заманча Татарстан турындагы инфографика һәм автобуслар маршрутлары турында мәгълүмат белән бизәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев